Татарстан Президенты Россия юстиция министры Александр Коновалов белән очрашты

Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында РФ юстиция министры Александр Коноваловны кабул итте. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Очрашуда катнашучылар норматив хокукый актлар бастыру, эшкәртү һәм гамәлдән чыгару буенча дәүләт органнары һәм вазифаи затлар эшчәнлеген тәэмин итү өлкәсендәге хезмәттәшлек, халыкка хезмәтләр тәкъдим итү һ.б. мәсьәләләр хакында фикер алышты», - диелә хәбәрдә.

Очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов, ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы Виктор Демидов катнашты.