Рөстәм Миңнеханов Казанда Кол Гали урамындагы автомобиль юлы ремонты белән танышты

Биредә "Газпром трансгаз Казан" юл астыннан уза торган этанүткәргеч магистрален күчереп көйләү эшен төгәлләп килә.

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). Татарстан башкаласындагы проблемалы юл мәйданнарының берсе Кол Гали урамында (Комиссар Габишев урамыннан Овражнаяга кадәр) хәзер уңайсызлыклар бетәргә тиеш. Бүген анда автомобиль юлы ремонты белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты.

Татарстан Президенты белән бергә биредә “Газпром трансгаз Казан” җәмгыяте генераль директоры Рәфкат Кантюков, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Россия техник күзәтчелек федераль хезмәтенең Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров һәм башка рәсми затлар булды.

Салмачы бистәсенә илтүче ике полосалы юл иде бу, тар бугазлы, проблемалы урын. Без программага өстәмә акча кертеп, Миннибай – Казан магистраль газүткәргечнең бу өлешендә күчерү эшләре башкардык, дип аңлатты Рәфкат Кантюков.

320 метрда газүткәргеч һәм 400ләп метрда этанүткәгеч буенча эшләр төгәлләнеп килә, торбалар югары категорияле, гарантия – 40 ел, дип белдерделәр.

Озакламый икедән дүрт полосалыга әйләнгән юл хәрәкәт өчен эшли башларга тиеш.