Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасын ачты

ТР Президенты Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кылды.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кысаларында берничә социаль, мәдәни һәм спорт объектында булды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башта капиталь ремонтатан соң Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама драма театрын карап чыкты.  

Аннан Рөстәм Миңнеханов 98 нче «Калейдоскоп» яңа балалар бакчасында булды. Учреждение 260 урынлык. Объект 2019 елның октябрендә төзелә башлаган. Татарстан Республикасы Президенты балалар бакчасын ачу тантанасында төзелешне алып баручы компаниягә сыйфатлы эшләре һәм объектны вакытында тапшырганнары өчен рәхмәт белдерде.

«Бүген безнең балаларыбыз өчен мондый шартлар тудыра алуыбыз бик мөһим, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу балалар бакчасы гына түгел, чып-чын мәгариф үзәге дә, һәм бүген барлык балалар бакчаларыбыз да иң югары стандартларга туры килергә тиеш. Шәһәр администрациясе балаларны бакча белән тәэмин итүдә җитди эш башкара. Бу балалар бакчасының бөтен кирәкле таләпләргә туры килүен һәм ата-аналарның өметләрен аклавын телим».

Аннары Рөстәм Миңнеханов Түбән Каманың бер ишегалдында «Безнең ишегалды» программасы кысаларында эшләр башкарылуын бәяләде.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты капиталь ремонттан соң «Нефтехимик» футбол стадионын карап чыкты. Стадионны ачу тантанасында Рөстәм Миңнеханов профессиональ һәм массакүләм спортны үстерүдә яңа спорт корылмаларының әһәмиятен билгеләп үтте һәм «ТАИФ» АҖ, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ җитәкчелегенә шәһәрнең һәм республиканың социаль инфраструктурасына керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтте.