Миңнеханов Түбән Камада «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләрнең барышын карады

Түбән Кама районында «Безнең ишегалды» программасы буенча 643 ишегалды (шуларның 67се – быел) төзекләндереләчәк.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру буенча эшләрнең барышын тикшерде. Ул Химиклар проспектында урнашкан 9нчы күпфатирлы йорт территориясен карады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Рөстәм Миңнехановка ишегалды эчендәге юлларның ремонтлануы, яңа тротуарлар төзелүе һәм искеләренә асфальт җәелүе хакында сөйләделәр. «Төзекләндерү проекты балалар мәйданчыгы һәм зур булмаган спорт комплексы төзүне күздә тота. Шулай ук яңа эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырылачак», - дип искәртте Галимова.

Ремонт барышында ишегалдында үсә торган агач-куакларга мөмкин кадәр зыян китермәскә тырышканнар.

Түбән Кама районында «Безнең ишегалды» программасы буенча 643 ишегалды (шуларның 67се – быел) төзекләндереләчәк. Бүгенге көндә 64 ишегалдында эшләр бара инде. 26 ишегалды тулысынча ремонтланган, аларда балалар өчен уен һәм спорт комплекслары урнаштыра башлаганнар.