Татарстан делегациясе Мәскәү өлкәсендәге хосусый медицина учреждениеләре эше белән танышты

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ана һәм бала» компанияләр төркеменең «Лапино» клиник госпиталендә булды

 (Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә эш сәфәре барышында Мәскәү өлкәсенең хосусый медицина учреждениеләре эше белән танышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте “Яңа гасыр” ТРКнең Мәскәүдәге филиалы материалларына сылтама белән хәбәр итте.

Татарстан Президенты җитәкчелегендәге республика делегациясе Одинцово районының шул ук исемдәге бистәсендә урнашкан «Лапино» клиник госпиталендә булды. Биредә бүлмәләрдә заманча җиһазлар куелган, пациентлар белән эшләгәндә медицина өлкәсендәге яңа алымнар кулланыла, шул исәптән бала табуга ярдәм итү буенча да. Квалификацияле медицина персоналы карамагында шушы госпитальдә 9 мең бала дөньяга килгән.

Госпиталь Россиянең «Ана һәм бала» компанияләр төркеменә керә, илдә генекология һәм акушерлык юнәлешендә катлаулы мәсьәләләрнең нәтиҗәле чишелеше саны буенча алда бара. Компанияләр төркеменең челтәре төбәкләрдә киң җәелдерелгән, илнең 15 шәһәрендә аның госпитальләре һәм клиникалары эшләп тора – бу 6 мең медицина хезмәткәре эшли дигән сүз.

Татарстан Президенты госпиталь белән танышуны травматология бүлегеннән башлады. Шәрәфле кунакларга табиблар кабинетларын, уңайлы палаталарны, балалар өчен уеннар зоналарын һәм башкаларны күрсәттеләр. Госпиталь җитәкчелеге сүзләренчә, клиентларга хезмәтләрнең тулы комплексы тәкъдим ителә, моңа балалар поликлиникасы да, торгызу-тернәкләндерү процедуралары да керә.

Медицина үзәген караганнан соң, Татарстан Республикасы Президенты һәм компания директоры Марк Курцер күргәннәре хакында түгәрәк өстәл тирәсендә фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның медицина өлкәсендәге казанышлары турында кыскача сөйләде. Аерым алганда, ул Республика клиник хастаханәсе базасында яңа перинаталь үзәк ачылуы турында мәгълүмат бирде.

Эш сәфәре азагында Татарстан вәкилләре Мәскәү өлкәсендәге коллегаларын тәҗрибә алмашу өчен Казанга чакырдылар.