news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин: Без судно төзүчеләребез белән горурланабыз

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзәндә «Грачонок» проектының ике катерына нигез салу тантанасында катнашты.

Алексей Песошин: Без судно төзүчеләребез белән горурланабыз
Владимир Васильев

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Бүген Яшел Үзәннең А. М. Горький исемендәге заводында махсус билгеләнештәге 21980 «Грачонок» проектының ике катерына нигез салу тантанасы булды. Чарада чыгышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин судно төзүчеләр белән горурлануын әйтте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Горький исемендәге Яшел Үзән заводы республиканың иң зур предприятиеләренең берсе һәм Россиянең мөһим оборона предприятиеләренең берсе, дип искәртте. Ул РФ Оборона министрлыгына һәм Хәрби-диңгез флоты җитәкчелегенә флотны җиһазландыруда Яшел Үзән судно төзү заводы корабларын сайлаганнары өчен рәхмәт белдерде.

«Без судно төзүчеләребез белән горурланабыз һәм алар бу заказны лаеклы һәм югары профессиональ дәрәҗәдә үтәрләр дип ышанабыз, ә Горький исемендәге Яшел Үзән заводы суднолар төзү тармагында лидер булып калачак», — дип өстәде Алексей Песошин.

Әлеге серия катерлары РФ Хәрби-диңгез базаларының су районнарын саклау өчен билгеләнгән. Заманча җиһазлар һәм югары диңгез характеристикалары аларга киң спектрдагы бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. 

Диверсиягә каршы катерлар заманча радиоэлектрон җайланмалар һәм су асты объектларын ачыклау чаралары белән җиһазландырылган. РФ Хәрби-диңгез флоты баш командующие урынбасары Игорь Мөхәммәтшин, крейсерлар яки авианосецлар белән чагыштырганда, әлеге класслы корабльләр үзләренә йөкләнгән бурычларны иң катлаулы шартларда да, шул исәптән Сириядә дә хәл итәргә сәләтле булуын күрсәтте, диде.

Завод хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасыннан соң Алексей Песошин предприятиенең җитештерү цехларын карап чыкты һәм Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы күргәзмәсе белән танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100