Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнехановка суд приставларының Татарстандагы идарәсе җитәкчесе тәкъдим ителде
Әнвәр Закиров быел майда Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән иде.
(Казан, 7июль, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең яңа җитәкчесе Әнвәр Закировны тәкъдим иттеләр. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов Федераль суд приставлары хезмәте директоры урынбасары — Россия Федерациясе Баш суд приставы урынбасары Денис Фирстов белән очрашты. Ул Татарстан буенча идрәнең яңа җитәкчесен тәкъдим итте.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Әнвәр Закиров быел май аенда Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән иде, һәм вазифасына аны 15 июньдә расладылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз