Владимир Путин: “Казандагы Универсиаданы масштабы ягыннан кыю рәвештә Олимпия Уеннарына тиңләрлек”

“Универсиада рухы мәңгегә сезнең йөрәкләрдә калачак”, - дип мөрәҗәгать итте Илбашы спортчыларга

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада ачылышы тантанасында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгыш ясады. Искәртеп узабыз, Уеннарның ачылыш тантанасы Kazan-Arena стадионында узды.
“Кунакчыл Россия иле исеменнән сезне Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиада ачылышы тантанасында сәламлим”, - дип мөрәҗәгать итте Владимир Путин тамашачыларга һәм татар телендә “исәнмесез!” диде. “Казан күпмилләтле зур илебезнең иң борынгы һәм матур шәһәрләренең берсе. Бүген бирегә зур казанышларга ирешкән яшь спортчылар җыелган. Дуслар, сез төрле илләрне, континентларны тәкъдим итәсез, ләкин бу көннәрдә сезне Бөтендөнья Универсиадасы берләштерә. Бөтендөнья студент уеннарын масштабы ягыннан кыю рәвештә Олимпия Уеннарына тиңләрлек”, - дип ассызыклый Илбашы. Ул билгеләп узганча, шушы спорт бәйрәмендә катнашучы спортчылар үзләрен өйдәге кебек хис итсен өчен кулдан килгәннең барысы да эшләнде. “Сезнең югары нәтиҗәләргә ирешүегез, ярышларның киеренкелегенә түзем булуыгыз, җиңү хакына авыр көрәш юлын узуыгыз өчен, барысын да эшләргә тырыштык. Һичшиксез, җиңү иң көчлеләргә тәтеячәк, әмма шушы атмосфера, Универсиада рухы мәңгегә сезнең йөрәкләрдә калачак”, - дип белдерде Владимир Путин.
“Сезнең һәммәгезне дә спортка мәхәббәт, җиңүгә һәм уңышка омтылыш берләштерә. Шушы тантаналы мизгелләрдә сезнең йөрәкләрегез бердәй тибә, алар уртак максатлар һәм хисләр белән тулган. Барыгызга да ихтыяр көчегезне җигеп, яңа рекордларга ирешүегезне телим. Көрәш һәм триумф секундлары күңелләргә үтеп керерлек булсын. Алар сезнең тормышыгызда мәңгелеккә истә калсын!”, - дигән теләкләрен җиткерде РФ Президенты Владимир Путин Универсиадада катнашачак спортчыларга.
Чыгышыннан соң Владимир Путин, сәхнәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны, республиканың беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевне чакырып, Казандагы Универсиаданы ачык дип игълан итте.