ТР Президенты Россия Гольф ассоциациясе башлыгы белән очрашты

Яклар ТРда гольф үсеше һәм ТР спортчыларын әзерләү перспективалары турында сөйләштеләр

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Гольф ассоциациясе президенты Андрей Вдовин белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында үтте.
ТР Президенты Андрей Вдовинны Казанда сәламләде һәм Универсидада булырга чакырды.
Яклар ТРда гольф үсеше һәм ТР спортчыларын әзерләү перспективалары турында сөйләштеләр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.