РФ Президенты диңгез һәм елга транспорты хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

В.Путин эш темпларын акранайтмаска, йөкләнгән эшкә җаваплы карарга чакырды

  (Казан, 7 июль, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин диңгез һәм елга транспорты хезмәткәрләрен һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бу хакта дүләт башлыгы сайтында хәбәр ителә.
“Безнең ил тарихында су транспорты һәрвакыт зур роль уйнады. Ул төбәкләрнең хуҗалыгы һәм сәнәгатен үстерү, икътисади һәм сәүдә элемтәләрен киңәйтү нигезе булып хезмәт итте, ә елга һәм диңгез суднолары җәмгыятьтә хөрмәт казанды”, - дип билгеләп үтте В.Путин.
“Бүген бу тармак бердәм транспорт системасының аерылгысыз өлеше булып тора. Диңгез һәм елга флоты ныклы үсеш ала, яңа заманча суднолар белән тулылана. Яр инфраструктурасы камилләшә, порт егәрлеге арта. Судно йөреше иминлеген тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләр хәл ителә”,- диелгән котлауда.
“Эш темпларын акранайтмау, йөкләнгән эшкә җаваплы карау, намус белән хезмәт кую мөһим”, - дип ассызыклады Владимир Путин.