«Зенит» банкы Болгар шәһәре һәм Свияжски утрау-шәһәрчеген төзекләндерүдә катнаша

Бүген ТР Дәүләт киңәшчесе белән Мәскәү банкы Директорлар Советы рәисе Алексей Соколов меморандумга кул куйдылар
(Алабуга, 7 июль, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Болгар шәһәре һәм Свияжски утрау-шәһәрчеген тарих һәм мәдәният һәйкәлләренең яңарыш фонды һәм “Зенит” банклары төркеме бу фонд эшчәнлеге кысаларында төзекләндерүдә катнашу турында килеште.
Бүген Алабуга районында “нефть саммиты” кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм “Зенит банкы” ААҖ Директорлар советы рәисе Алексей Соколов Болгар шәһәре һәм Свияжски утрау-шәһәрчегенең тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен төзекләндерү турындагы Меморандумга кул куйдылар.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә фондның башкаручы директоры Татьяна Ларионова белдерүенчә, әлегә проект-смета документлары булмау сәбәпле, банк тәкъдим иткән төгәл сумма билгеле түгел.