ТР Президенты: “Саммит илнең нефть проблемалары буенча фикер алыша торган форумга әйләнде"

Республика нефть компанияләре башлыкларының ел саен үткәрелә торган киңәшмәсе узды
(Алабуга, 7 июль, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Бүген Алабуга районында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында республика нефть компанияләре башлыкларының ел саен үткәрелә торган киңәшмәсе узды.
Анда Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Энергетика министрлыгы һәм РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының җаваплы хезмәткәрләре, республика министрлыклары, ведомстволары, хакимиятнең федераль органнары территориаль бүлекчәләре һәм республика муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре катнашты. Сүз Татарстан нефть тармагының агымдагы һәм киләчәк үсеше мәсьәләләре турында барды.
Элек киңәшмәдә катнашучылар "Татнефть" һәм "РИТЭК" компанияләренең мобиль экспозицияләре белән танышты. Анда яңа нефть урыннарын ачу буенча заманча технологияләр һәм перспективалар тәкъдим ителде. Шул исәптә, онлайн режимында Сириядә “Татнефть” бораулау бригадасы эшләре күрсәтелде.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне ачканда, игътибарны төп проблемаларга юнәлтергә тәкъдим итте. Аерым алганда, Татарстан нефть запаслары структурасына анализ ясарга кирәк. Моның белән бәйле рәвештә заманча технологияләр куллану актуальләшә, ә бу кыйммәткә төшә торган эш. Шуңа күрә, Татарстан башлыгы сүзләренчә, бу өлкәдә федераль дәрәҗәдә дәүләт ярдәме мәсьәләләрен активрак хәл итәргә кирәк.
Ул шулай ук Татарстан кече нефть компанияләренең күбесендә табыш кимү сәбәпләрен, шулай ук төрле кече нефть компанияләренең 1 тонна нефть табышына салым түләүләре аермасы сәбәпләрен анализларга кирәклеген белдерде.
ТР Премьер-министры урынбасары – энергетика министры Илшат Фәрдиев республикада чимал базасы һәм нефть табышы үсеше перспективалары турында белдерде. Татарстанда 72,3 процент нефть запасы җайсыз урында табыла. Мондый шартларда республикада табышны 32 миллион тонна дәрәҗәсендә саклау бурычы тора. Министр сүзләренчә, 2010 елның беренче ярты елында Татарстанда 16,1 миллион тонна нефть табылган, аның 80 проценты “Татанефть”кә туры килә.
«Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов очрашуда катнашучыларны компаниянең 2009 ел һәм 2010 елның беренче ярты елы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында белдерде. 2010 елның 6 аенда «Татнефть» 12,816 млн. тонна нефть тапкан. Табыш 118 миллиард сум тәшкил иткән. Салым һәм башка мәҗбүри түләүләргә төрле дәрәҗәдәге бюджетларга 108 миллиард сум акча юнәлдерелгән, аның 7,6 миллиард сумы Татарстанда калган. Компания 2000 елдан башлап нефть табышын 13 процентка арттырган. Хәзер “Татнефть” алдында ирешелгән дәрәҗәдә тотрыклылык саклау бурычы тора һәм моңа яңа технологияләр кертү юлы белән ирешергә кирәк булачак. Моның белән бәйле рәвештә компания башлыгы Татарстанда бөтен Россия өчен нефть табуның яңа ысулларын тарату өчен инновацион полигон булдырырга тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов йомгаклау сүзендә “нефть саммитлары” үткәрү традициясен уңышлы дип атады. Аның сүзләренчә, Алабуга саммиты илнең нефть проблемалары буенча фикер алыша торган форумга әйләнде.
Аннары ТР Президенты нефть тармагы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Биредә Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм “Зенит банкы” ААҖ Директорлар советы рәисе Алексей Соколов Болгар шәһәре һәм Свияжски утрау-шәһәрчегенең тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу турындагы Меморандумга кул куйды.
Чара Рөстәм Миңнеханов Казан (Идел буе) федераль университеты һәм нефть, нефть химиясе сәнәгате предприятиеләре уртак комплекслы предприятиеләрен гамәлгә кую мәсьәләсе буенча үткәргән киңәшмә белән тәмамланды.