М.Мамиашвили Татарстан Президентына рәхмәт хаты җибәрде

Россиянең Спорт көрәше федерациясе Президенты ТР Президентына Татарстанда спорт көрәшен үстерү мәсьәләләрен хәл итүдә катнашканы өчен рәхмәт белдерә
(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Россиянең Спорт көрәше федерациясе Президенты Михаил Мамиашвилидан рәхмәт хаты килде, дип хәбәр итә республика Илбашының матбугат хезмәте.
Анда Даугавпилста (Латвия) яшүсмерләр һәм кызлар арасында ирекле һәм грек-рим көрәше буенча үткән Ауропа беренчелегендә Россия җыелма командасы уңышлы чыгыш ясап беренче гомумкоманда урынын алуы турында хәбәр ителә.
Кызлар арасында ирекле көрәш буенча беренчелектә бронза медаль алган Светлана Липатова (49 кг) һәм грек-рим көрәше буенча ярышларда алтын медаль яулаган Родион Саматов (42 кг) җиңүгә үзләреннән зур өлеш керткән.
“Җыелма команданың уңышлы чыгыш ясавы – Татарстан Республикасы һәм Россиянең Спорт көрәше федерациясе, аның “Көрәш һәм җиңүгә иреш!” ирекле һәм грек-рим көрәшен үстерү программасын гамәлгә ашыручы Попечительләр советының уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Спортчылар - Россия җыелма командасы әгъзаларын әзерләүгә зур өлеш керткән һәм Татарстан Республикасында спорт көрәшен үстерү мәсьәләләрен хәл итүдә катнашканыгыз өчен Сезгә зур рәхмәт белдерәбез”, - диелә котлауда.