Минтимер Шәймиев Санкт-Петербургта уза торган икътисади форумда катнаша

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев XII Петербург халыкара икътисади форумында катнашу өчен Санкт-Петербургка килде
(Казан, 7 июнь, Андрей Лебедев махсус “Татар-информ” өчен). Кичә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Нева буенда ачылачак XII Петербург халыкара икътисади форумында катнашу өчен Санкт-Петербургка килде. Аның сәфәренең рәсми өлеше Колумбия Республикасы вице-президенты Франсиско Сантос Кальдерон белән очрашудан башланды. Соңыннан Минтимер Шәймиев киңәйтелгән составтагы Колумбия делегациясе белән ике яклы сөйләшүләрдә катнашты, аның кысаларында Татарстанның икътисади потенциалы тәкъдир ителде.
Республика Президентының бүгенге эш графигы Бөтендөнья банкының идарә директоры Нгози Оконьо-Ивила һәм Бөтендөнья банкының Россия буенча директоры Клаус Роланд белән эшлекле иртәнге аштан башланачак. Фикер алышуның темасы – республика белән хезмәттәшлекне дәвам итү. Соңыннан Минтимер Шәймиев кайбер Россия төбәкләре җитәкчеләре белән бергә форумның тантаналы ачылышында һәм пленар утырышта катнашачак, анда Россия Президенты Дмитрий Медведев чыгыш ясар дип көтелә.
Көн ахырында Минтимер Шәймиев “Северсталь-авто” (“Соллерс”) һәм “Фиат Групп” компанияләре арасында автомобильләр һәм двигательләр җитештерү буенча уртак предприятие төзү буенча гамәлгә кую документларын имзалау тантанасында катнашачак.
Бу көннәрдә Петербург “дөнья башкаласына” әверелде – шәһәргә дөньяның 80нән артык иленнән 8 меңнән артык кеше җыелды. Алар – дәүләт башлыклары, сәясәтчеләр, икътисадчылар, бизнесменнар, журналистлар. Форум РФ Икътисади үсеш министрлыгы патронажында уза һәм икътисадны глобальләштерү, дөньядагы финанс кризисларына һәм азык-төлек базарындагы проблемаларга багышлана. Россияне үстерү стратегияләре һәм илнең глобаль икътисади системадагы роле фикер алышуның төп темалары булачак.
РФ Президенты Дмитрий Медведев форумда илнең алдагы елларга икътисади плотформасы хакында чыгыш ясар дип көтелә. Ил башлыгы Россия һәм чит ил бизнесы вәкилләре белән очрашу да үткәрәчәк.
Форум барышында тәкъдир итүләр, Россия Президентының әйдәп баручы халыкара компания җитәкчеләре белән очрашулары узачак, инвестиция килешүләре имзаланачак. Шулай ук сәяси лидерлар, халыкара компания җитәкчеләре чыгышлары да каралган. Тематик “түгәрәк өстәл” кысаларында Россия һәм чит илләрнең икътисад өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләре дөньядагы икътисади процессның аеруча актуаль тенденцияләренә эксперт бәяләмәсе бирәчәк. Дискуссияләрдә төрле илләрдән килгән сәяси лидерлар, Россиянең һәм чит илләрнең икътисад өлкәсендәге әйдәп баручы экспертлары, дөньяның эре компанияләре җитәкчеләре катнашыр дип ниятләнә.
Халыкара форум “Ленэкспо” территориясендә үтә, чара кысаларында уза торган күргәзмәләрнең гомуми мәйданы 20 мең квадрат метрны тәшкил итә. Халыкара инновация казанышлары һәм инвестиция проектлары күргәзмәләре форумның әһәмиятле вакыйгалары булачак. Экспозицияләр “Россиянең инновацион казанышлары”, “РФ Инвестиция фонды проектлары”, “Төбәк инвестиция проектлары”, “Сәнәгать дизайны” кебек аеруча актуаль проблемаларны чагылдырып хезмәттәшлек өчен старт мәйданчыгы булачак.
Татарстан экспозициясе “Татнефть” ААҖнең инновацион казанышларын, “Алабуга” махсус икътисади зонасы проектын, шулай ук “Идея” технопаркында гамәлгә ашырыла торган проектларны тәкъдим итә.
Татарстан делегациясе составында “ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе - Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, икътисад министры Марат Сафиуллин, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов, Казан вертолет заводы җитәкчесе Вадим Лигай, Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы генераль директоры Сергей Ильин, “КАМАЗ” һәм “Татэнерго” вәкилләре бар.