Минтимер Шәймиев: “Сабантуйның гореф-гадәтләре туганлык хисләрен яңартыр дип ышанам”

Бүген Татарстанда Сабан туен бәйрәм итәләр
(Казан, 7 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстанда Сабан туен бәйрәм итәләр. ТР Президенты Минтимер Шәймиев авыл хезмәтчәннәрен әлеге бәйрәм белән котлады.
Хөрмәтле ватандашлар!
Татарстанның Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне милли бәйрәмебез Сабантуй белән чын күңелдән котлыйм!
Борынгы заманнарда ук язгы сабан һәм муллык бәйрәме буларак барлыкка килгән Сабантуй – ел саен көтеп алына торган шатлыклы вакыйга. Сабан туенда без язгы чәчүгә нәтиҗә ясыйбыз, мәйдан түренә иң элек кыр батырларын чакырып, аларга рәхмәтебезне һәм ихтирамыбызны белдерәбез. Авыл хезмәтчәннәренең республикабыз социаль-икътисадый үсешенә керткән олы хезмәтләре чиксез хөрмәткә лаек. Без аларның уңышлары белән горурланабыз.
Сабантуй бәйрәме безнең милләтнең кунакчыллык, күңел киңлеге, рух күтәренкелеге кебек асыл сыйфатларын чагылдыра. Татарларның ачык чырае, дустанә мөнәсәбәте олысын-кечесен, яшен-картын, төрле милләт һәм төрле дин вәкилләрен бер мәйданга җыя. Бу әле көч-гайрәттә, җитезлектә, тапкырлыкта ярышып үзеңне күрсәтү, яңа талантлар ачу да.
Сабантуйларда чыныккан әлеге сыйфатлар 2013 елдагы Бөтендөнья Универсиадасында тагын да ачыграк күренәчәк. Минем монда шигем юк. Аны уздыру хокукын без гаять киеренке көрәштә яулап алдык. Бу җиңү Казанны кышкы Олимпия уеннары узачак Сочи шәһәре белән бер дәрәҗәгә күтәрде. Бу Россия Федерациясенең һәм республикабызның спорт һәм социаль-икътисади казанышлары халыкара күләмдә таныла дигән сүз. Әлеге күңелле бәйрәм бөтен дөньяда һәм күпмилләтле илебездә елдан ел киңрәк таныла бара. Бүген Сабантуй бәйрәме халыклар дуслыгының ачык чагылышы булып тора. Төрле халыкларны мәдәният телендә аралашырга рухландыруы белән беррәттән, ул үзенең милли татар төсмерен дә югалтмый, татар милләтен берләштерүче символ булып кала.
Гаилә елында Сабантуйның гореф-гадәтләре, күмәк уеннары туганлык хисләрен яңартыр, гаиләләрне ныгытыр, халкыбызның мәдәни хәзинәләре аркылы кешеләргә игелек һәм шатлык китерер дип ышанам.
Дәртле һәм күңелле Сабантуй бәйрәме тормышыгызга ямь өстәсен, игелекле гамәлләргә рухландырсын. Сезнең барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм иминлек телим.
Котлы булсын Сабантуй!