М.Шәймиев һәм Бөтендөнья банкы директоры хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты

Очрашу Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында узды.
(Санкт-Петербург, 7 июнь, Андрей Лебедев махсус “Татар-информ” өчен). Бүген Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында узган очрашуда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Бөтендөнья банкының идарәче директоры Нгози Оконьо-Ивила Татарстан Республикасы белән финанс оешмасының хезмәттәшлеге перспективалары турында фикер алышты.
“Без хезмәттәшлек нәтиҗәләреннән бик канәгать”, -диде республика башлыгы әңгәмә башланганда Оконьо-Ивила ханымга чәчәкләр бәйләме бүләк итеп.
Нгози Оконьо-Ивила өч идарәче директорның берсе вазифасына узган елның октябрендә генә керешкән. Аның Россиягә беренче тапкыр килүе. Оконьо-Ивила ханымны Петербургта Россия буенча директоры – Мәскәүдә Бөтендөнья банкының шулай ук күптән түгел эшли башлаган даими вәкиле озатып йөри.
Шул уңайдан Татарстан Президенты республиканың Бөтендөнья банкы белән хезмәттәшлеге тарихына күз салып узуны зарур санады. “Без бергә күптәннән нәтиҗәле хезмәттәшлек итәбез, - дип искәртте ул. – Мөнәсәбәтләр нигезе Бөтендөнья банкының Россия буенча элеккеге директоры Кристалина Георгиева чорында катлаулы туксанынчы елларда салынды. Вәзгыять тотрыксыз иде, без базар икътисадының авыр сабакларын үзләштердек, безнең күп кенә эре проектларга ярдәм кирәк булды”.
Минтимер Шәймиев Бөтендөнья банкының ярдәмгә килүен һәм нәтиҗәдә, Татарстанга һәрьяклап булышуын билгеләп үтте. Казанның меңьеллыгына әзерләнү вакытында бу аеруча кыйммәтле ярдәм булды. “Бу елларда без күп нәрсәгә өйрәндек, - дип ассызыклады Татарстан башлыгы. – Үзебез өчен төп нәрсәне аңладык: өйрәнү бер дә арзан тормый. Без бүген дә шактый проектларны гамәлгә ашырабыз һәм Бөтендөнья банкының актив ярдәменә исәп тотабыз. Аерым алганда, мәгариф өлкәсендә. Казан, билгеле булганча, - илнең әйдәп баручы мәгариф үзәге. Биредә зур санда вузлар тупланган, дәрәҗәле галимнәр бихисап. Республикада авыл мәктәпләре, башка уку йортлары да күп. Хәзерге вакытта бу структура системасы реформалар хәлендә. Заманча шартларда адаптация зарур. Шул ук вакытта проектларын чынга ашыруны сузарга ярамый”.
Оконьо-Ивила ханым, үз чиратында, Минтимер Шәймиевкә шәхси очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде һәм республиканың Бөтендөнья банкы белән мөнәсәбәтләре тарихыннан хәбәрдар булуын белдерде.
“Миңа безнең мөнәсәбәтләрнең ничек урнашуы турында тәфсилләп сөйләделәр. Җиңел булмаган, әмма күргәнебезчә, нәтиҗәсе йөзе белән кайткан. Без сезнең белән бергә күп нәрсәләргә өйрәндек. Татарстанның илдәге аеруча үсеш алган төбәк, аның зур икътисади һәм фәнни-техник потенциалга ия булуын беләм. Шуңа да карамастан, без республика ярдәм кирәген аңлыйбыз. Без нинди өлкәләрдә һәм нинди формаларда булышу кирәклеген ачыкларга тиеш. Мин бу мәгълүматны Вашингтондагы банк җитәкчелегенә тапшырачакмын, киләчәктә Татарстанның рәсми заявкасы килгәч, тиешле күрсәтмәләр биреләчәк. Мәгариф өлкәсеннән тыш, без сәламәтлек саклау системасына да ярдәм күрсәтергә әзер. Бу, беренче чиратта, төбәкләр дәрәҗәсендә инфраструктура төзү дигән сүз. Биредә дә ике төрле ярдәм каралган – шәхси-дәүләт партнерлыгы һәм турыдан-туры финанслау. Татарстанны нәкъ менә нәрсә кызыксындырганын ачыклау зарур. Һәрхәлдә, ярдәм күрсәтеләчәк”, - диде Нгози Оконьо-Ивила.