Сингапурның элеккеге Премьер-министры Татарстанга килде

Сингапурның элеккеге Премьер-министры Татарстанга килде

(Түбән Кама, 7 июнь, “Татар-информ”, Булат Сруров). Бүген көндез “Бигеш” аэропортына Сингапур Республикасының элеккеге Хөкүмәт җитәкчесе, хәзерге министр-наставник Ли Куан Ю җитәкчелегендәге делегация килде.

Мәртәбәле кунакны махсус икътисади зоналар белән идарә итү буенча Федераль агентлык җитәкчесе Михаил Мишустин озатып йөри.

Дәрәҗәле кунаклар утырган самолетны Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, Чаллы мэры Илдар Халиков, Түбән Кама һәм Алабуга муниципаль районнары башлыклары Айдар Метшин һәм Илшат Гафуров, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, “Ак Барс” банк ААҖ Директорлар советы рәисе Роберт Мусин, ТР Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, Татарстан буенча махсус икътисади зоналар белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның территориаль идарәсе башлыгы Тимур Шаһивәлиев һ.б. рәсми затлар каршы алды.

Аэропорт янында ук Сингапурның министр-наставнигына “КАМАЗ” ААҖдә чыгарыла торган берничә йөк автомобиле модельләрен күрсәттеләр.

Ли Куан Ю визитының төп максаты – Татарстан җитәкчелеге белән очрашу һәм “Алабуга” махсус икътисади зонасы белән танышу. Махсус зонага ул аэропорттан ук китте. Билгеле булганча, Сингапур махсус икътисади зоналар үстерү буенча дөньяда танылган лидер санала. XX гасырның икенче яртысында бу илнең икътисади кризистан чыгу тәҗрибәсен “икътисади могҗиза” дип атыйлар. Ли Куан Ю җитәкчелегендә берничә дистә ел дәвамында сүлпән үсеш алган, хәерче илдән югары үсешле дәүләткә әверелде.

Иртәгә Татарстан Министрлар Кабинетында Сингапур делегациясе катнашында ТР Хөкүмәте әгъзалары белән “түгәрәк өстәл” уздырылачак. Ә шимбә көнне, 9 июньдә, Ли Куан Ю Казаннан Санкт-Петербургка XI Халыкара икътисади форумына китә.