Минтимер Шәймиев: “Ислам дөньясы белән кыска вакытлы хезмәттәшлек Россиядә исламга карашны кискен җанландырды”

Минтимер Шәймиев: “Ислам дөньясы белән кыска вакытлы хезмәттәшлек Россиядә исламга карашны кискен җанландырды”

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә, тынычлык һәм яшьләр үсешенә керткән өлеше өчен “Диалог һәм хезмәттәшлек өчен” Ислам конференциясе Яшьләр форумының (ИКЯФ) Мактаулы дипломы белән бүләкләнде.

Илбашының, форум президенты, Төркия Премьер-министрының дини мәсьәләләре буенча киңәшчесе Али Сарыкая җитәкчелегендәге ИКЯФ делегациясе белән очрашуы әнә шундый күңелле мизгелләрдән башланды.

Очрашуда ТР ягыннан ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе – Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Александр Терентьев, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре буенча совет рәисе урынбасары Владимир Козлов, Ислам конференциясе Яшьләр форумы (ИКЯФ) ягыннан ИКЯФ генераль секретаре Эльшад Искәндәров, Әзәрбайҗанның Яшьләр һәм спорт министры урынбасары Интигам Бабаев, Ауропа Советы яшьләр һәм спорт идарәсе директоры киңәшчесе Гай Мишель Брандер һәм башкалар катнашты.

“Ислам конференциясе оешмасы ислам дөньясында һәм Россия Федерациясендә киң яңгыраш алды. Россиядә барлык диннәргә мөнәсәбәтнең уңай якка үзгәрүе – күңелгә ятышлы күренеш”, - дигән сүзләре белән ачып җибәрде Минтимер Шәймиев очрашуны. Аның фикеренчә, ислам дөньясы белән кыска вакытлы хезмәттәшлек тә Россиядә исламга карашны кискен җанландырды. “Татарстанның Ислам Конференциясе Оешмасы генераль секретаре Экмеледдин Ихсаноглу белән күптәнге элемтәләре, ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлекнең тирәнәюенә китерә”, - дип белдерде Президент. Аның сүзләренә караганда, Э. Ихсаноглу республикада да берничә мәртәбә булган, исламга кагылышлы проблемалардан ул тулысынча хәбәрдар, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекне ныгыту да аның тарафтан хупланып килде. Минтимер Шәймиев шәхсән үзенең дә Согуд Гарәбстаны, Сирия, Кувейт, Катар кебек гарәп дөньясы дәүләтләрендә булуын искәртеп узды. Ул Татарстанга тирән кызыксыну хисе кичергән форум делегатларына – төрле дәүләт җитәкчеләренә һәм иҗтимагый оешмалар лидерларына рәхмәтен ирештерде.

Али Сарыкая журналистлар белән әңгәмәсендә билгеләп узганча, Ислам Конференциясе Оешмасының Яшьләр форумы идарәсе әгъзалары ел саен, тынычлык һәм яшьләр үсешенә керткән өлеше өчен бүләкләүгә лаек дип табылган дәүләт башлыкларына Мактаулы диплом тапшыра. “Быел әлеге Мактаулы диплом белән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевне бүләкләвебезгә бик шатбыз”, - дип белдерде Али Сарыкая. Ул журналистларга хәбәр иткәнчә, 2005 елда Россия Федерациясе күзәтүче-әгъза сыйфатында Ислам Конференциясе Оешмасы сафына баса һәм нәтиҗәдә “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме оеша. Әлеге төркемнең өченче утырышы Минтимер Шәймиев һәм Төркиянең элекке чит эшләр министры Яшар Якыш рәислегендә агымдагы елның 31 гыйнвар – 2 февраль көннәрендә Истанбулда уза.

ТР Президентының Ислам конференциясе Яшьләр форумының Мактаулы дипломы белән бүләкләвенә лаеклы булуын Али Сарыкая өч сәбәпкә нигезләнеп аңлатты. “Беренчедән, Минтимер Шәймиев Ислам Конференциясе Оешмасы һәм РФ арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салуны кайгыртты. Икенчедән, ул Россия, Татарстан һәм ислам дәүләтләренең яшьләр хәрәкәтенә ярдәм итү теләген җиткерде. Өченчедән, без Татарстанда төрле милләт халыкларының тату гомер кичерүенә инандык”, - дип ассызыклый Али Сарыкая.

Тимур Акулов журналистларга хәбәр итүенчә, очрашуда Татарстанның яшьләр берләшмәләре һәм Ислам конференциясе Яшьләр форумы оешмалары арасында хезмәттәшлекне көчәйтү, форум яклавы астында кабул ителгән Истанбул декларациясе юнәлешләре һәм башка мәсьәләләр кузгатылган.

“РФ һәм ТР яшьләр оешмалары вәкилләрен форумның киләчәктәге эшчәнлегендә тулы вәкаләтле әгъзалары рәвешендә кабул итәргә әзербез”, – дип җөпләде Али Сарыкая фикерен. Аның сүзләреннән аңлашылганча, 2007 елның ноябрендә Ислам Конференциясе Оешмасы яшьләр берләшмәләре вәкилләре зур сипозиумга җыелачак. Биредә Татарстаннан да фикердәшләрнең катнашуы көтелә.

“Диалог һәм хезмәттәшлек өчен” Ислам конференциясе Яшьләр форумы 2004 елның 1-3 декабрендә, Бакуда, Ислам конференциясе оешмасының 35 илен тәкъдим итүче 40 әйдәп баручы милли һәм халыкара яшьләр оешмалары, шулай ук Ауропаның мөселман җәмгыятьләре катнашында оеша. Форум үз эшчәнлеген яшьләр мәнфәгатьләрен алга сөрү, аның тотрыклы үсешенә ярдәм итү, формаль һәм формаль булмаган белемне хуплау, яшь буынның әхлакый кыйммәтләрен ныгыту, шулай ук яшьләрне мәдәниятләр һәм цивилизацияләр арасындагы диалогка җәлеп итү юнәлешләре буенча алып бара.