Минтимер Шәймиев “Диалог һәм хезмәттәшлек өчен” Ислам конференциясе Яшьләр форумы делегатлары белән очрашты

Минтимер Шәймиев “Диалог һәм хезмәттәшлек өчен” Ислам конференциясе Яшьләр форумы делегатлары белән очрашты

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә “Диалог һәм хезмәттәшлек өчен” Ислам конференциясе Яшьләр форумы делегатларын кабул итте.

“Ислам конференциясе оешмасы ислам дөньясында һәм Россия Федерациясендә киң яңгыраш алды. Россиядә барлык диннәргә мөнәсәбәтнең уңай якка үзгәрүе – күңелгә ятышлы күренеш”, - дигән сүзләре белән ачып җибәрде Минтимер Шәймиев очрашуны. Аның фикеренчә, ислам дөньясы белән кыска вакытлы хезмәттәшлек Россиядә исламга карашны кискен җанландырды.

“Диалог һәм хезмәттәшлек өчен” Ислам конференциясе Яшьләр форумы 2004 елның 1-3 декабрендә, Бакуда, Ислам конференциясе оешмасының 35 илен тәкъдим итүче 40 әйдәп баручы милли һәм халыкара яшьләр оешмалары, шулай ук Ауропаның мөселман җәмгыятьләре катнашында оеша. Форум үз эшчәнлеген яшьләр мәнфәгатьләрен алга сөрү, аның тотрыклы үсешенә ярдәм итү, формаль һәм формаль булмаган белемне хуплау, яшь буынның әхлакый кыйммәтләрен ныгыту, шулай ук яшьләрне мәдәниятләр һәм цивилизацияләр арасындагы диалогка җәлеп итү юнәлешләре буенча алып бара.

Бүгенге очрашуда Минтимер Шәймиевкә тынычлык һәм яшьләр үсешенә керткән өлеше өчен форумның мактаулы дипломы тапшырылды. 

Очрашуда ТР ягыннан ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе – Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Александр Терентьев, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре буенча совет рәисе урынбасары Владимир Козлов, Ислам конференциясе Яшьләр форумы (ИКЯФ) президенты, Төркия Республикасы Премьер-министрының дин мәсьәләләре буенча киңәшчесе Али Сарыкая, ИКЯФ генераль секретаре Эльшад Искәндәров, Әзәрбайҗанның Яшьләр һәм спорт министры урынбасары Интигам Бабаев һәм башкалар катнашты.