“Бәхетле-Агро” Түбән Кама янында эре дуңгызчылык комплексы төзи

“Бәхетле-Агро” Түбән Кама янында эре дуңгызчылык комплексы төзи

(Түбән Кама, 7 июнь, “Татар-информ”, Булат Сруров). Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Нурлат һәм Түбән Кама муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы предприятиеләре эше белән танышты.

Эшлекле сәфәрендә Хөкүмәт башлыгын вице-премьер – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм ТР Министрлар Кабинетының агросәнәгать комплексы бүлеге башлыгы Анатолий Краснов озатып йөрде.

Республика Премьер-министрының Нурлат районына баруы тулысынча үсемлекчелек темасына багышланды. Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүчеләр районның бөтен территориясен диярлек йөреп чыкты, көзге һәм сабан культуралары чәчелгән, шул исәптән орлыкка кукуруз утыртылган кырларны карады. Алар чәчүлекләрнең чисталыгын, ашламалар белән тукландырылуын, чүп үләннәре булмауны һәм туфракта дымның шактый булуын билгеләп үтте. Татарстан Премьер-министры ашлык үстерүнең барлык технологияләре саклануга инанды. Бу исә уңыш узган елдагыдан да ким булмаячак дигән сүз. Аерым алганда, ул караган көзге арыш басуында гектарыннан 70 центнердан да ким булмаган уңыш алу көтелә.

Түбән Камага эш сәфәрен Рөстәм Миңнеханов Сухарево авылыннан башлады. Узган елның июль аеннан торак пункт янында 28,6 мең башка дуңгызчылык комплексы төзелә. Объект “Камстройпроект” ҖЧҖ көчләре белән торгызыла, инвесторы – “Бәхетле-Агро”. “Роагролизинг” компаниясе ярдәмендә агрофирма Франциянең “Itec Elevage” һәм “Tuffigo” җиһазларын сатып ала. Тирес сыекчасын зарарсызландыру буенча җиһазландыру әйләнә-тирә мохитнең куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк. “Бәхетле-Агро” ҖЧҖ генераль директоры Лев Семенов сүзләренә караганда, лизинг килешүе 10 елга төзелгән, активларның кыйммәтләнүе елына 2,2 процент тәшкил итәчәк.

Хәзерге вакытта булачак дуңгызчылык комплексы мәйданчыгында төзелеш-монтаж эшләре алып барыла. Проектның гомуми бәясе 403,5 миллион сум тәшкил итәчәк, аның яртысыннан артыгы – төп корылмалар төзелешенә (моның өчен “Ак Барс” банктан 8 елга кредит алынган), 146 миллион сумы – дуңгыз фермаларын техник җиһазландыруга, 54 миллион сумы югары продуктив терлек сатып алуга тотылачак.

Комплекс проект куәтенә 2008 елда чыгар дип көтелә. Җитештерү программасы елына 3080 тонна дуңгыз ите сатуны күздә тота, моннан 180 миллион сум күләмендә табыш алыначак. Проектның чыгымнары кайтарылу вакыты – 5 ел.

Түбән Кама районында “Бәхетле-Агро” агрофирмасы ит-сөт терлекчелеген дә актив үстерә. Олы Афанас, Болгар, Ташлык һәм Каенлы авылларында сөт фермалары реконструкцияләнгән, аларның һәрберсе 800 баш сыер сыйдыра ала. Югары Чаллы торак пунктында 2500 баш яшь терлеккә исәпләнгән комплекс төзелеше дәвам итә. Реконструкция нәтиҗәсендә, “DeLaval” компаниясе җиһазлары белән заманча фермалар төзелә.

Ит-сөт юнәлешен үстерү агрофирмага 220 миллион сумга төшәчәк. Әлеге сумманың өчтән ике өлеше (150 миллион сум) – “Татарстан банкы” 8 елга биргән кредит ресурслары. 2008 елдан башлап инвестор елына 19,2 мең тонна сөт һәм 186 мең тонна ит алыр дип фаразлана. Сыер ите һәм сөт сатудан кергән еллык табыш 190 миллион сум булачак.

Дуңгызчылык комплексын һәм төзекләндерелгән сөт фермасын карагач, Рөстәм Миңнеханов журналистларның сорауларына җавап бирде. “Бәхетле-Агро” агрофирмасы эше турында сөйләгәндә, ул: “Бүген башкарыла торган эшләрнең барысы да чит ил белгечләрен җәлеп итү аша заманча проектлардан чыгып башкарыла. Күп кенә эшләнмәләрне, әйтик хезмәтне фәнгә нигезләп оештыру, җитди инвестицияләрне башка инвесторлар үзләренә үрнәк итеп алырлык”, - дип билгеләп үтте. Татарстан Премьер-министры фикеренчә, боларның барысы да тиздән агрофирмага җитди табыш китерә башлаячак.