Бүген Татарстанга Сингапур Республикасының остаз-министры Ли Кван Ю килә

Бүген Татарстанга Сингапур Республикасының остаз-министры Ли Кван Ю килә

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). Бүген Татарстанга Сингапур Республикасының остаз-министры Ли Кван Ю килә. Аны “Бигеш” аэропортында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов каршы алачак.

Махсус икътисади зоналар белән идарә итү Федераль агентлыгы җитәкчесе Михаил Мишустин, Сингапур Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Майкл Тэй һәм Татарстан Республикасы сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов составындагы делегация “Алабуга” махсус икътисади зонасында һәм “Идея” технопаркында булыр дип көтелә.

Шунысын да искәртик, Сингапур махсус икътисади зоналар үсешендә киң танылу алган лидерлардан санала. Сингапурның икътисади торгынлыктан чыгу тәҗрибәсе “икътисади могҗиза” дигән исем алды. Берничә дистә ел эчендә Сингапур үсеш ягыннан артта калган хәерче илдән зур үсеш алган дәүләткә әверелде.

“Алабуга” махсус икътисади зонасына потенциаль резидентлар җәлеп итү, нефтехимия өлкәсендә, шул исәптән Татарстанда җитештерелгән нефтехимия продукциясен Көньяк-Көнчыгыш Азия базарына китереп торуда хезмәттәшлекне үстерү, шулай ук Сингапур Республикасына Татарстанда җитештерелгән продукцияне, аерым алганда полиэтилен, синтетик каучук, торба, шиннар, көнкүреш химиясе тауарларын китерү мөмкинлекләрен карау; машина төзелеше тармагында, IT-индустрия һәм инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлекне җайга салу Татарстан һәм Сингапур арасындагы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре булып тора, дип хәбәр итә ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыгының матбугат хезмәте.