Бүген Казанга Валерий Зорькин килә

Бүген Казанга Валерий Зорькин килә

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). Бүген кич Казанга Россия Федерациясе Конституция суды рәисе Валерий Зорькин килә. “Казан” Халыкара аэропортында аны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Конституция суды рәисе Виктор Демидов каршы алачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат үзәге.

Россия Конституция суды рәисенең Казанга сәфәр кылуының төп максаты – Россия Федерациясе субъектлары Конституция (устав) судлары рәисләренең 8 июньдә ТР Дәүләт Советының Парламент үзәгендә “Россия Федерациясенең Конституция суды практикасында Ауропа стандартлары” дигән темага узачак Консультатив Совет утырышы эшендә катнашу.

Валерий Зорькин республикада 10 июньгә кадәр булачак. Сәфәр программасында ТР Президенты Минтимер Шәймиев, республика хокук саклау органнары җитәкчеләре белән очрашулар планлаштырылган.

10 июньдә РФ Конституция суды рәисе Валерий Зорькин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Саба муниципаль районында халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйны тамаша кылачак.