Р.Миңнеханов Конфедерацияләр кубогы катнашучылары һәм кунаклары узачак маршрутны карады

Рөстәм Миңнеханов юл өслегенең сыйфатын бәяләгән, министрлык һәм ведомство җитәкчеләренә бер төркем күрсәтмәләр биргән.

(Казан, 7 май, "Татар-информ"). Бүген иртән Татарстан Президенты Конфелдерацияләр кубогы матчлары уздыру вакытында кулланылачак маршрут буенча автомобиль юлларын тикшерде, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Маршрут үз эченә Казанда үткәреләчәк Конфедерацияләр кубогы матчларының катнашучылары һәм кунаклары уза торган урамнар һәм автотрассаларны ала. Матчлар быелның 18-28 июнендә "Казан-Арена" стадионында булачак.

Бу, шул исәптән, "Миллениум" күпере, Әмирхан, Бондаренко, Чистай (Декабристлар урамыннан Бондаренко урамына кадәр), Вахитов, Краснококшайская урамнары.

Рөстәм Миңнеханов юл өслегенең сыйфатын бәяләгән, министрлык һәм ведомство җитәкчеләренә бер төркем күрсәтмәләр биргән.

Татарстан Президентын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. озатып йөргән.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов шулай ук Казанда узачак Евразия икътисади берлеге Хөкүмәт башлыклары һәм Бәйсез дәүләтләр берлеге Хөкүмәт башлыклары советы ( 2017 елның 26 маенда узачак) кунаклары кулланачак маршрутны да карап узган. Бу Мәүлетов (Академик Парин урамы белән киселеш), Оренбург тракты, Универсиада проспекты, Тихомирнов, Пушкин, Горький, Карл Маркс, Островский һәм Назарбаев (Сәлимҗанов урамыннан Вишневский урамына кадәр) урамнары.

Автоюлларны караган вакытта Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман Рөстәм Миңнехановка Миллениум күпере каршындагы Кабан күле участогында һәм Хади Такташ урамындагы "Планета Фитнес" спорткомплексы тирәсендәге яр буен төзекләндерү буенча тәкъдимнәрен җиткергән.