Рөстәм Миңнеханов «TGT Oilfield Services» технологик үзәгендә булды

Татарстан Президенты өчен объектлар буйлап экскурсияне үзәк генераль директоры Дмитрий Давыдов үткәрде

 (Казан, 7 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «TGT Oilfield Services» технологик үзәгендә (Казан, Магистраль ур., 59) булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәлахов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин һәм башкалар озатып йөрде.

«TGT Oilfield Services» халыкара компаниясе промысел–геофизик тикшеренүләр һәм углеводород ятмаларын мониторинглау, шулай ук геологик-гидродинамик модельләү өлкәсендә хезмәтләр күрсәтә. Партнёрлар арасында BP, Petronas, Total, «Лукойл» ГАҖ, «Новатэк» ААҖ, «НК «Роснефть» ААҖ компанияләре һәм башкалар бар. Казанда технологик үзәк 2015 елда ачылган иде.

Татарстан Республикасы Президенты өчен объектлар буйлап экскурсияне «TGT Oilfield Services» технологик үзәге генераль директоры Дмитрий Давыдов үткәрде.

Рөстәм Миңнеханов геофизик аппаратура әзерләү заводында булды. Бүген производствода 20 кеше эшли, эш төгәллеге югары булган Япония станокларында, программа идарәсе булган санлы җайланмаларда алып барыла.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты җыю цехын карап чыкты, анда приборлар калибрлана, һәм «тыныч» бүлмәдә булды, анда исә тавыш үлчәү җайланмалары эшләнә.

Шуннан соң Рөстәм Миңнехановка тирәнлеге 400 метрдан арткан сынау скважиналары булган участок күрсәтелде.

Фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык лабораторияләрендә Татарстан Республикасы Президентына яңа җайланмалар булдыруның бөтен чорлары турында аңлатма бирелде.

Аннары Татарстан Республикасында нефть химиясе тармагын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды, анда «TGT Oilfield Services» компаниясе җитәкчелеге шушы өлкәдәге эшләнмәләр һәм тәкъдимнәр турында мәгълүмат бирде.

Әңгәмә барышында яшь белгечләр әзерләү темасы да күтәрелде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика өчен нефть сәнәгате тармагында кадрлар әзерләү чыганагы – Әлмәт дәүләт нефть институты (ӘДНИ) киләчәктә бөтен Россиядә алдынгылардан булырга тиеш.

«Кемнән нефтьче чыга? Нефтьче улыннан. Ул турыдан-туры җитештерү янәшәсендә белем алырга тиеш, шуңа күрә Әлмәт дәүләт нефть институты дөрес юнәлештә баруын дәвам итә, – диде Татарстан Республикасы Президенты. – Шуңа карамастан, Әлмәт институты үсәргә тиеш. Дөресен әйткәндә, бүген ул яхшы техникум дәрәҗәсендә. Ә бит нефть тармагы өчен кадрлар әзерләү буенча илнең фәнни-мәгариф үзәге булырга тиеш».

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов «TGT Oilfield Services» компаниясенең идея илһамчысы, КФУ профессоры, техник фәннәр докторы, Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Непримеровны 95 яшьлек юбилее белән котлады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.