Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына Җиңү көнен бәйрәм итүне лаеклы дәрәҗәдә оештырырга йөкләде

Ветераннарны котлауга укучыларны да җәлеп итү мөһим, дип саный ТР Президенты

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту эшләре кысаларында Татарстан Республикасында барлык ветераннар белән дә килешүләр төзелгән. Бу хакта бүген республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белдерде.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.

ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына Җиңү көнен бәйрәм итүне лаеклы дәрәҗәдә оештырырга йөкләгән. "Һәр сугыш ветеранын котлау һәм бүләк тапшыру өчен вакыт табарга кирәк", - диде ул муниципаль башлыкларга мөрәҗәгать итеп.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, ветераннарны котлауга укучыларны да җәлеп итү, шулай ук Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итүне массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту мөһим.