Балалар лагерьларын капиталь төзекләндерүне аерым контрольга алу зарур - ТР Президенты

Балалар савыктыру лагерьларында барлык эшләрне уку елы тәмамланганчы төгәлләргә кирәк, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов

  (Казан, 7 май, «Татар-информ»). Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин 2016 елда 9 балалар савыктыру лагерында капиталь ремонт, шулай ук ике балалар савыктыру лагерын төзү һәм бер лагерьны реконструкцияләү планлаштырылган, диде.

Рөстәм Миңнеханов балалар лагерьларында капиталь ремонт һәм төзелеш барышын аеруча контрольгә алырга йөкләде, дип хәбәр иттеләр ТР Президенты матбугат хезмәтендә. Ул, уку елы тәмамлана һәм укучыларның ялын оештырырга кирәк, дип искәртте.

Күп фатирлы торак йортларның 830 ның 655 ендә капиталь ремонт эшләре башланды, дип билгеләп үтте спикер.
Докладчы шулай ук 2016 елда ресурс үзәкләрендә, мәдәният һәм яшүсмерләр клубларында капиталь ремонт барышы турында сөйләде.

Республиканың муниципаль берәмлекләренең авыл советлары биналарын капиталь ремонтлауга килгәндә, аның сүзләренчә, агымдагы ел планына кертелгән барлык 78 объектта да эш башланган. 13 объектта эшләр төгәлләнгән. Программаны финанслау күләме 98,5 млн сум тәшкил итә.

Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә капиталь ремонт үткәрү кысаларында 29 объектның 28 енда эш башланган, 5 объект әзер. Программаны финаслау күләме 121,15 млн сум тәшкил итә.

Ирек Фәйзуллин шулайук, 2016 елда су саклау зоналарын төзекләндерү программасы буенча 20 муниципаль берәмлектә 21 объектта төзекләндерү эшләре планлаштырылган. Эшләр 16 районда - Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Зәй, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Саба, Сарман, Спас, Теләче, шулай ук Чаллыда башланган.

2016 елда "Парклар һәм скверлар" программасына 36 муниципаль берәмлектә 43 объект кертелгән. Бу максатка 849 млн 506 мең сум сарыф ителәчәк, дип тәмамлады чыгышын Ирек Фәйзуллин.