ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә РФ оборона министрының күчмә вымпелы тапшырылды

РФ оборона министры вымпелын РФ Кораллы Көчләре Генераль штабының Баш оештыру–мобилизация идарәсе башлыгы Василий Смирнов тапшырды
(Казан, 7 май, “Татар–информ”, Сергей Семеркин). Бүген Казан Кремлендә Россия субъектлары арасында РФ гражданнарын хәрби хезмәткә иң яхшы әзерләү, 2008 елда хәрби хезмәткә чакырылышны оештыру һәм үткәрү максатыннан үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы булды. Россия Федерациясе оборона министры боерыгы белән Татарстан Республикасы конкурс нәтиҗәләре буенча РФ субъектлары арасында беренче урынга лаек булды.
Конкурста җиңгән төбәк башлыгы Минтимер Шәймиевкә Россия Федерациясе оборона министрының күчмә вымпелын Баш оештыру–мобилизация идарәсе башлыгы – РФ Кораллы Көчләре Генераль штабы башлыгы урынбасары генерал–полковник Василий Смирнов тапшырды.
“Без яшьләрне хәрби хезмәткә лаеклы рәвештә, намус кушканча әзерлибез”, – дип белдерде Минтимер Шәймиев һәм республиканың узган ел да РФ оборона министрының күчмә вымпелын алуын искәртте.
ТР Президенты ТР Хөкүмәте һәм ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Равил Моратов ТР Хәрби комиссариаты белән берлектә үткәрә торган хәрби хезмәткә чакырылыш буена планлы һәм системалы эшне билгеләп үтте.
22 апрельдә Рязаньда РФ Дәүләт Советы президиумының “Яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү системасын камилләштерү турында”гы мәсьәлә буенча утырышы узган иде. Россия Президенты Дмитрий Медведев үткәргән утырышта ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
РФ Дәүләт Советы утырышында хәрби хезмәткә чакырылучылар белән эшләү, яшьләрне армиягә әзерләү җәһәтеннән Татарстанның уңай тәҗрибәсе күп тапкырлар билгеләп үтелде. Нәкъ менә Татарстан төбәкләр арасында беренчеләрдән булып РОСТО (ДОСААФ) оешмасының статусын иҗтимагый–дәүләт статусына күтәрде. Шул ук вакытта соңгы елларда күп кенә төбәкләрдә әлеге структура, асылда, коммерция структурасына әверелде. РФ Президенты Дмитрий Медведев билгеләп үткәнчә, Татарстан тәҗрибәсе – “бик тә яхшы һәм уңай тәҗрибә, аларга башка төбәкләр белән бүлешергә кирәк”.
Россия Президенты Татарстанның башка инициативасын – хәрби хезмәткә чакырылучыларны республика Хөкүмәте хисабына кәрәзле телефоннар белән тәэмин итү буенча тәҗрибәсен дә билгеләп үтте һәм башка төбәкләргә моннан үрнәк алырга чакырды.
“Татарстан Республикасы – яшүсмерләрне хәрби хезмәткә әзерләү буенча лидер, яңа башлангычларның инициаторы, – дип белдерде тантанада Василий Смирнов. – Бүген без 2008 елда үткәрелгән конкурска нәтиҗәләр ясыйбыз. Тагын шунысын билгеләп үтәсем килә, быел без ышанычлы рәвештә җиңү яулаган һәм Россия Федерациясенең барлык субъектлары арасында беренче призлы урынга хокукын саклаган лаеклы лидерны хөрмәтлибез. Беренче урынны кулдан ычкындырмау аны яулауга караганда кыенрак. Бу Татарстанда яшьләр белән ныклап уйланылган һәм системалы эш алып барыла дип әйтергә мөмкинлек бирә”.
Аның сүзләренә караганда,Татарстан Республикасы ирешкән гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләүдәге югары күрсәткечләр яшьләр белән эшләүдә нәтиҗәле система булдырылуы һәм гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү системасын камилләштерү буенча Татарстан Президенты, ТР Хөкүмәте тарафыннан күрелүче чаралар хакында сөйли. РОСТО (ДОСААФ) иҗтимагый–дәүләт оешмасын булдыру, югары уку йортлары базасында яшьләргә хәрби–уку белгечлекләре буенча белем бирүне оештырудагы алдынгы тәҗрибә, яшьләргә тәрбия бирүне оештыруда яңа формалар – бу 2008 елда ТР Хөкүмәте тарафыннан уңышлы гамәлгә ашырылган чараларның кайберләре генә.
Василий Смирнов гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү системасын камилләштерү буенча чаралар күргәне өчен Татарстан Президенты һәм ТР Хөкүмәте адресына РФ оборона министры Анатолий Сердюков исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Казан Кремлендә РФ дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Равил Моратов – РФ Оборона министрлыгы медальләре, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин РФ Оборона министрлыгының Мактау ордены белән бүләкләнде.