news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Ми-38 вертолетларын җыюда Covid-19га каршы чаралар ничек үтәлүен тикшерде

Татарстан Президенты Казан вертолет заводында булды.

Миңнеханов Ми-38 вертолетларын җыюда Covid-19га каршы чаралар ничек үтәлүен тикшерде
пресс-служба Президента РТ

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан вертолет заводы цехларында санитар-эпидемиологик контроль чараларының ничек үтәлүен тикшерде. Биредә Covid-19га каршы саклану чараларын кулланып эшне яңадан башлап җибәрделәр. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов күпмаксатлы яңа Ми-38 вертолетының корпуслары әзерләнә торган җыю цехын карады.

«Коллектив иминлеге - хезмәт эшчәнлеген оештырудагы өстенлекләрнең берсе ул », - диде Татарстан Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100