Рөстәм Миңнеханов Татар халкының үсеш стратегиясе турында: Без бу юнәлештә эшләргә бурычлы

Татарстан Президенты Татар халкының үсеш стратегиясе бик кирәк булуын ассызыклады.

(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татар халкының үсеш стратегиясе турында фикерен белдереп: “Без бу юнәлештә эшләргә бурычлы”, - диде. Бу хакта ул Татарстан Министрлар Кабинетында хатын-кыз журналистлар белән очрашуда әйтте.

Рөстәм Миңнеханов Стратегияне булдыру бик кирәкле эш булуын ассызыклады. “Бөтендөнья татар конгрессы, аның югары органы бар. Теләсә нинди эш системалы характер йөртергә тиеш. Телебез, милли үзенчәлегебез, традицияләребез турында сөйлибез икән, болар төгәл язылган булырга тиеш. Шул исәптән җаваплылар да билгеләнгән булу кирәк”, - диде Президент.

“Бөтендөнья татар конгрессы, аның Россиядә, илдән читтә бүлекчәләре бар. Әлбәттә, бу эшне калыплаштырырга, тәртипкә салырга кирәк. Безне телебез борчый. Сораулар күп. Татарларның 30 проценты гына Татарстанда яши, ә калганнар ничек? Аларны кем кайгыртырга тиеш? Кызганыч, әлегә ниндидер федераль программалар юк. Шуңа күрә без бу юнәлештә нидер эшләргә бурычлы”, - диде Рөстәм Миңнеханов.