Рөстәм Миңнеханов хатын-кызларда иң өстен күргән сыйфатны атады

“Яхшы, тәмле итеп ашатса, Аллаһка шөкер”. – диде Президент.

(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатын-кызларда ашарга тәмле итеп пешерү сыйфатын өстен куюын әйтте. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында хатын-кыз журналистлар белән очрашуда белдерде.

“Яхшы, тәмле итеп ашатса, Аллаһка шөкер”. – ди Президент. Сорау биргән журналист Айгөл Бәдретдинованың тормыштамы-юкмы икәне белән кызыксынып: “Әгәр тәмле итеп ашарга пешерә белсәң, үзеңне гел яратачаклар”, – дип киңәш бирде Рөстәм Миңнеханов.

Ул, шулай ук, хатын-кызның балаларны да яхшылап карарга тиешлеген әйтте.