Рөстәм Миңнеханов: Авыл кешесе егылгач кына, хастаханәгә алып китәләр, ул вакытта соң була

Татарстан Президенты авылларда диспансеризация уздыру өчен дүрт зур комплекс гамәлгә кертеләчәген әйтте.

(Казан, 7 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, табибка вакытында бармау аркасында, бик күп кешеләрнең вакытсыз үлеп китү проблемасына тукталды. Бу турыда Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашуда әйтте.

"Авыл кешесе егылгач кына хастаханәгә алып китәләр, ул вакытта соң була. Шуңа профилактика эше бик кирәк", - диде ул.

“Шәһәр кешесе үзе турында күбрәк кайгырта ул, аның мөмкинлекләре дә күбрәк, таныш-белешләреннән дә ишетә. Без, гадәттә, исәнлек ягыннан иң кискен проблема килеп чыкканда гына сырхауханәгә, хастаханәгә барабыз. Профилактика өчен диспансеризацияне һәр кеше тиешенчә үтәргә тиеш”, - диде Президент.

“Безгә һәр авылга барып җитәргә кирәк. Шуңа күрә шундый мобиль комплекс булдыру турында сөйләшү булды. Әйтик, комплекс килә, авыл халкы санына карап, бер көнме, ике-өч көнме – бөтен кеше дипансеризация уза. Аңа каядыр барырга кирәк түгел, ул үзенең авылында бөтен төр анализларны ясата алачак”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның әйтүенчә, мондый комплекслар дүртәү булыр дип көтелә. Президент хәзер бу машиналарны җиһазлау һәм башка нечкәлекләр буенча сөйләшүләр баруын әйтте. “Әзер булуга бу эшне башлап җибәрәбез. Кеше килгәч, исәнлегендә проблемалар булганда, соңга кала торган булмаска тиеш. Бу мәсьәләләрдә югалтулар булды”, - диде ул.