Татарстан Президенты «Пфайзер» компаниясенең Россия вәкиллеге башлыгы белән очрашты

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды

 (Казан, 7 март, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Пфайзер» компаниясенең Россия вәкиллеге башлыгы Данил Блинов белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров та катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Очрашу барышында бөтендөнья эре фармацевтика компанияләренең берсе белән республиканың әйдәп баручы югары уку йортлары арасында фармакология өлкәсендә уку-укыту һәм тикшеренү программаларын гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышынды.