ТР прокурорының беренче урынбасары итеп Артем Николаев билгеләнгән

ТР прокурорының беренче урынбасары итеп Артем Николаев билгеләнгән

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Ирина Пашкеева). РФ Генераль прокуроры карары нигезендә, ТР прокурорының беренче урынбасары итеп юстиция киңәшчесе Артем Николаев билгеләнгән.

Артем Николаев 1966 елның 4 августында Казанда туган. КДУның юридик факультетын тәмамлаган. Прокуратура органнарында 1990 елдан бирле эшли. Тикшерүчедән Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы прокурорына кадәр юл үткән.

Артем Николаев яңа урында Владимир Метелинны алыштырды, ул хәзер Чувашия республикасы прокуроры вазифаларын башкара, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат үзәге.