ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов православие дин әһелләрен Раштуа белән тәбрикләде

“Бу көн православие динен тотучылар өчен яңару һәм яңа тормыш башлану, өмет һәм ярату, тынычлык һәм шәфкатьлелек бәйрәме булып тора”, - диелә Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Кириллга юлланган тәбрикнамәдә

(Казан, 7 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Кириллны, Казан һәм Татарстан Архиепискобы Анастасийны Раштуа белән котлады.

“Бу көн православие динен тотучылар өчен яңару һәм яңа тормыш башлану, өмет һәм ярату, тынычлык һәм шәфкатьлелек бәйрәме булып тора. Якты, могҗизалы Раштуа көне елдан-ел илебездә популярлаша бара һәм бәйрәм чараларында Татарстанның күпмилләтле халкы катнаша. Православиедәге бай әхлакый традицияләр – рухи мирасыбыз, милли рус мәдәнияты яңарышының һәм халыкның тарихи хәтерен саклау чыганагы. Безне кешеләргә хезмәт итү омтылышында берләштергән Раштуа һәр йортка мәхәббәт һәм уңайлылык, үз-үзең һәм дөнья белән килешкәнлек алып килсен”, - дип билгеләп үтә Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Кириллга юллаган тәбрикнамәсендә.

“Татарстанлыларның әхлакый тормышының бер өлеше булган толерантлык һәм күршеләр белән тату гомер итү, бер-береңне хөрмәт итү Татарстан территориясендә христианлык һәм исламның тыныч яшәве меңнәрчә елларга сузылган традицияләрнең дәвамчанлыгын чагылдыра. Алар, республика социаль-икътисади яктан тотрыклы үссен өчен, төп рухи байлыгыбыз һәм ышанычлы нигез булып тора. Ихластан дин тотучы барлык кешеләргә күңелләрендә - тынычлык һәм кешеләр өчен яхшы эшләр башкаруын теләп калам”, - диелә Рөстәм Миңнехановның Казан һәм Татарстан Архиепискобы Анастасийга юллаган телеграммасында.