news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин «Ел җитәкчесе 2019» конкурсына нәтиҗә ясады

2019 елда конкурс лауреатлары җиде номинация буенча билгеләнде.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт йортында «Ел җитәкчесе — 2019» республика иҗтимагый конкурсының конкурс комиссиясе утырышын үткәрде. Бу хакта ТР Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта конкурска йомгак ясалды. «Быел безнең җиде номинация бар. Конкурска барлыгы 100гә якын предприятие һәм оешма җитәкчеләре тәкъдим ителде. Югары күрсәткечләр тәэмин иткән 83 җитәкче лауреат исеменә дәгъва кылды», — диде Алексей Песошин.

2019 елда конкурс лауреатлары җиде номинация буенча билгеләнә: «Югары конкурентлылык сәләте өчен», «Инвестицион активлык өчен», «Инновацион эшчәнлектәге казанышлар өчен», «Югары социаль җаваплылык өчен», «Кадрлар потенциалының актив үсеше өчен», «Кече (урта) бизнес предприятиесе белән уңышлы идарә иткән өчен», «Предприятиене цифрлы трансформацияләгән өчен».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100