Рөстәм Миңнеханов Ислам институты ректорын орден белән бүләкләде

Татарстан Президенты Рәфыйк Мөхәммәтшинның Россия ислам институты һәм илнең ислам мәгариф системасы үсешенә мөһим өлеш кертүен билгеләп узды.

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинны “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” исемле орден белән бүләкләде. Бүләкләү чарасы бүген институтның егерме еллык юбилеен уздыру чаралары кысаларында булды.

Президент Рәфыйк Мөхәммәтшинның Россия ислам институты һәм илнең ислам мәгариф системасы үсешенә мөһим өлеш кертүен билгеләп узды. “Сүз урта һәм югары дини белем бирү системасының бердәм стандартларын – моңа кадәр булмаган стандартларын булдыру турында бара”, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Моның өчен сезгә аеруча зур рәхмәтемне белдерәсем килә”.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук РФ Президентының эчке сәясәт буенча идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты җитәкчесе Владимир Ереминны “Фидакарь хезмәт өчен” Республика медале белән бүләкләде.

Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия Президенты Администрациясе, Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре, чит ил кунаклары, мөселман белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм мөгәллимнәр катнашты.