М.Шәймиев Самара өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты

Очрашуда Самара кунаклары Минтимер Шәймиевка “Канатлы барс” истәлек билгесенең күчерелмәсен тапшырды

  (Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Самара өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, җәмгыять советы әгъзасы, татарларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рифкать Хуҗин, “Болгар мирасы” мәдәни-тарихи фондның Попечительлек советы рәисе Гомәр Батыршин белән очрашты.
Очрашуда Самара кунаклары Минтимер Шәймиевка “Канатлы барс” истәлек билгесенең күчерелмәсен тапшырды. Аннары Татарстан Дәүләт киңәшчесенә “Туган тел” җәмгыяте инициативасы һәм катнашында дөнья күргән ике дистә чамасы басма тәкъдим ителде. Басмалар арасында Идел буе татарлары тарихы, рус-татар сүзлекләре, ике телдә нәшер ителә торган “Самара татарлары” журналы да бар.
Ильяс Шәкүров Минтимер Шәймиевне 1989 елда гамәлгә куелган, татар теле һәм мәдәниятен популярлаштыру буенча зур эш алып баручы “Туган тел” җәмгыяте эшчәнлеге белән таныштырды. Ел саен татар теле буенча олимпиадалар, конкурслар үткәрелә, Самара татарлары тормышы турында документаль фильм төшерелә, татарлар яши торган шәһәрләрдә һәм авылларда милли бәйрәмнәрне үткәрүдә ярдәм күрсәтелә. “Самара татарлары” дип аталган яңа мәгълүмати медиа-порталы эшли башлады. 2012 елда Самарада “Туган тел” җәмгыяте “Түгәрәк уен” V Бөтенроссия татар фольклоры фестивален оештыруда һәм үткәрүдә катнашты.
Очрашуда Самарада икенче татар мәктәбе ачу ихтыяҗы һәм авылларда башлангыч мәктәпләрне саклау, татар телендә FM-станция ачу мәсьәләләре белән бәйле сораулар яңгырады.
Шулай ук күптеллелек даирәсендә татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү проблемасы буенча фикер алыштылар. “Бүген бу проблемалар барлык милләтләр алдында тора, шуңа күрә туган телне өйрәнү буенча яңа юллар һәм стимул бирү чараларын уйлап табарга кирәк”, - диде Минтимер Шәймиев. Аның фикеренә караганда, туган телгә мәктәпкәчә чорда һәм башлангыч сыйныфта нигез салынырга тиеш.
Минтимер Шәймиев “Туган тел” җәмгыятенең уңышлы һәм актив эшчәнлегенә югары бәя бирде.
ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашу ахырында Ильяс Шәкүров Минтимер Шәймиевне киләсе елда “Туган тел” җәмгыятенең 25 еллыгын бәйрәм итү чарасына чакырды.