Р.Миңнеханов Россиянең Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев белән очрашты

Яклар Татарстанда һәм гомумән илдә теннис үсеше турында фикер алыштылар

  (Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев белән очрашты.
Яклар Татарстанда һәм гомумән илдә теннис үсеше, сәламәт яшәү рәвешен һәм спортны пропагандалау турында фикер алыштылар
Моннан тыш, Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туристлык академиясе базасында югары квалификацияле тренерлар һәм башка белгечләр әзерләү проблемасы да кузгатылды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.