Рөстәм Миңнеханов Көньяк Моравия крае гейтманы белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Чехия компанияләре Татарстанда уңышлы эшли, даими рәвештә эшлекле очрашулар булып тора, диде Президент.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында Чехиянең Көньяк Моравия крае гейтманы Ян Гролихо белән очрашты.

Президентның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясенең 2019 елда «Данафлекс» компаниясе заводы ачылышында, Россия Федерациясе һәм Чехия Республикасы арасында икътисади, фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссия утырышында катнашу өчен Чехиягә сәфәре өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Президенты узган елда товар әйләнешенең сизелерлек кимүен, ә инде бу елның беренче ярты еллыгында үсеш күзәтелүен әйтте.

«Безнең хезмәттәшлек өчен һәрвакыт шартлар булды һәм бар. Шулай ук төбәкара дәрәҗәдә — Татарстан белән Чехиянең Көньяк Моравия крае арасында уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен яхшы механизмнар булдырылган. Чехия компанияләре Татарстанда уңышлы эшли, даими рәвештә эшлекле очрашулар булып тора», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда декабрь башында Машина төзелеше ярминкәсе («Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан») күргәзмәсе кысаларында эшче төркем утырышын уздыруга әзерлек турында әйтте. Ул Көньяк Моравия крае делегациясен әлеге чарада катнашырга чакырды.