Рөстәм Миңнеханов: Инвестиция эшен яхшырту өчен цифрлы система булдырырга кирәк

Татарстан Россия субъектларының инвестицион җәлеп итүчәнлеге буенча илкүләм рейтингта традицион рәвештә алдынгы урыннарны алып тора.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада инвестицион климат булдыру буенча эшнең уңай булуын, әмма моның гына җитәрлек булмавын әйтте.

Министрлар Кабинетында республиканың РФ субъектларының инвестицион җәлеп итүчәнлеге буенча илкүләм рейтингында катнашуы турында фикер алышканнан соң, Рөстәм Миңнеханов эшне яхшырту өчен цифрлы система булдырырга кирәклеген әйтте. Аерым алганда, ул документның яки карарның нинди этапта «тукталып» калганын күрергә мөмкинлек бирәчәк.

Миңнеханов әйткәнчә, якын арада муниципалитетлардан мәгълүмат тупланачак, шуннан соң мәсьәлә янә каралачак. Шулай ук ул ТР Хөкүмәте утырышында да каралырга мөмкин.

«Илебездә булган иң яхшы практикаларга йөз тотачакбыз. Кайбер позицияләр буенча Мәскәү бик алга киткән, икенчеләре буенча башка төбәкләр. Без иң яхшы нәтиҗәләрне алачакбыз һәм үзебезгә максат куячакбыз. Әмма нигездә барыбер цифрлаштыру булачак», — диде Татарстан Президенты.

Аның сүзләренчә, эшне координацияләү өчен махсус программа да эшләнергә тиеш.

«Рейтингта яхшы позицияне биләү — үзмаксат түгел. Бу инвестицияләр мәсьәләсе, кешеләр киләме сиңа, әллә килмиме», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент фикеренчә, республикада инде гамәлдә булган эшмәкәрләргә дә һәм киләчәктә Татарстанда бизнес алып барырга планлаштырганнар өчен дә бизнес алып барырга уңайлы шартлар тудырылачак.

Татарстан Россия субъектларының инвестицион җәлеп итүчәнлеге буенча илкүләм рейтингта традицион рәвештә алдынгы урыннарны алып тора. 2020 ел йомгаклары буенча республика икенче урынны алды.