Миңнеханов һәм Чупшева Татарстанда инвестицион климатны яхшырту турында сөйләште

Шулай ук эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча да фикер алыштылар.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Яңа проектларны таныту буенча стратегик инициативалар агентлыгы» генераль директоры Светлана Чупшева инвестицион климатны яхшырту һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча фикер алышты.

«Светлана Чупшева эш сәфәре белән Казанга килде, ул республика икътисады үсешен тәэмин итү өчен эшлекле климатны яхшырту буенча Татарстан Министрлар Кабинеты утырышында катнаша», — дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Очрашу республиканың Хөкүмәт йортында узган.