Миңнеханов Федерация Советының фән буенча комитеты әгъзасы белән очрашты

Очрашуда мәдәният, мәгариф өлкәсендә мөнәсәбәтләрне үстерү һәм берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Кичә, 5 октябрьдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча Федерация Советы Комитеты каршындагы Эксперт Советы әгъзасы В. В. Самойлов белән очрашты.

«Очрашуда әдәният, мәгариф өлкәсендә мөнәсәбәтләрне үстерү һәм берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек турында фикер алыштылар», — дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте.

Очрашуда «Юл хәрәкәте иминлеге» Дәүләт бюджет оешмасы директоры Рифкать Миңнеханов, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева катнашты.