Татарстан Президенты Согуд Гарәбстаны короле белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдәге шәхси битләренә фотолар урнаштырды.

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөсәм Миңнеханов Россиягә эшлекле сәфәр белән килгән Согуд Гарәбстаны короле Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд белән очрашты.

Монарх белән очрашу фотолары Татарстан Президенты Instagram, Twitter һәм “ВКонтакте” социаль челтәрләрендәге шәхси битләренә урнаштырды. 

Исегезгә төшерәбез, Согуд Гарәбстаны короле Россиягә 4 октябрьдә килде. Кичә Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә, эш сәфәре кысаларында, Согуд Гарәбстаны короле белән Россия Президенты Владимир Путинның Россия-Согуд Гарәбстаны сөйләшүләрендә катнашты. Очрашу Кремльдә узды.