news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Ригада Азатлык монументына чәчәкләр салды

Рөстәм Миңнеханов Латвия башкаласында эш сәфәрендә.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Ригада Азатлык монументына чәчәкләр китерде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Азатлык һәйкәле – Ригадагы иң әһәмиятле монументларның берсе. Аны скульптор Карлис Зале һәм архитектор Эрнест Шталберг иҗат иткән. Ул халыктан җыелган хәйрия акчасына 1935 елда ачылган һәм Латвиянең азатлык һәм бәйсезлек символы булып тора. Аны төзегәндә гранит, бакыр, бетон, травертин кулланганнар. Нигезе турысында Латвия тарихының төрле битләрен чагылдырган 13 скульптура һәм барельеф урнашкан, “Tevzemei un Brivibai” дип уеп язылганы “Ватан һәм Азатлык” дигәнне аңлата.

news_right_1
news_right_2
news_bot