С.Кириенко, Р.Миңнеханов, М.Шәймиев "Татар бистәсе" археология музеен ачуда катнашты

Әлегә кадәр мин мондый нәрсәне күргәнем юк иде, диде М.Шәймиев үз чыгышында.
(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Зөя утрау-шәһәрендә Россиядә беренче "Татар бистәсе" агач археологиясе музеен ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның милләтара диалог буенча Махсус Илчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Президенты Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко катнашты. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.М.Шәймиев үз чыгышында "әлегә кадәр мин мондый нәрсәне күргәнем юк иде", диде.Музейның шәрәфле кунаклары арасында шулай ук ЮНЕСКОның экс-генераль директоры Ирина Бокова һәм башкалар бар иде. Музей ачу ЮНЕСКОның мәдәниятара диалогына багышлана (Казанда уза), аның кунаклары бүген Свияжскта.Тантанада Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, бу – уникаль объект. "Свияжскны яңарту һәм торгызу программасы тәмамланды. Монда күп кенә музейлар ачылды. Үткән ел ярты миллионлап турист утрауга килеп китте. Ә бүген без яңа музей ачабыз. Әлегә кадәр мин мондый нәрсәне күргәнем юк иде. Боларның барысын да безнең белгечләр, безнең галимнәр үтәде. Сезгә ничектер, миңа бик ошый", – диде Минтимер Шәймиев.Шәймиев сүзләренчә, соңгы елларда Россия һәм Татарстан Президентлары, шулай ук республика халкы ярдәме белән утрау-шәһәрне торгызып булды."Беренче килгәч, без Свияжскны башка хәлдә күргән идек. Монда 198 кеше калган иде. Электр энергиясе, юллар юк иде. Бу бөтен дөньядан аерылган урын иде, монда илебезнең аянычлы заманнары – репрессия еллары хатирәләре генә саклана иде. Без, республикабызда болай булмаска тиеш, дип уйладык", – дип әйтте ул. "Без мәдәниятара диалог аша үзара аңлашуга ирешергә телибез. Һәм бу мөмкин хәл", – диде Минтимер Шәймиев.