Универсиада 2013 ачылуы уңаеннан, ТР Президенты адресына котлаулар алына

Бүген Казанда Уеннарны ачу тантанасы була

 (Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Бүген Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы ачу тантанасы була. Бу уңайдан, ТР Президентына котлаулар юлланыла.

ТР Президентын, Татарстан Республикасы җитәкчелеген һәм халкын котлаган кешеләр арасында – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Экмеледин Ихсаноглу. Ул вакыйганың әһәмиятен һәм сәламәт җәмгыятьнең алдагы үсешенә тәэсирен билгеләп үткән.

РФ төбәкләре башлыклары ТР Президентына котлау телеграммалары җибәргәннәр. Тверь өлкәсе губернаторы Андрей Шевелев билгеләвенчә, Универсиада кунакларында һәм катнашучыларында татар җире кунакчыллыгы һәм бай мәдәнияте белән истә калачак.

Саха (Якутия) Президенты Егор Борисов сүзләренчә, Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада яшь сәләтле спортчыларга зур спортка юл ачачак, спорт өлкәсендә яңа йолдызлар кабызачак.

Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары, ЛДПР фракциясе лидеры Владимир Жириновский шулай ук вакыйганың әһәмиятен ассызыклаган һәм, мондый зур вакыйганы оештырган өчен, рәхмәт сүзләре белдергән. “Мин сезгә барыгызга да әлеге ярышларда дуслык һәм бер-береңә ярдәм итү атмосферасы булуын телим. Казандагы Универсиада бөтен дөнья өчен истә калырлык вакыйгага әйләнер, дип ышанам”, - диелә котлау телеграммасында.