РФ Президенты Владимир Путин Казанда Универсиада ачылышында катнаша

Ул Россия җыелма командасы спортчылары белән дә очраша

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”). РФ Президенты Владимир Путин бүген кич Казанга килде. Бу минутларда ул XXVII җәйге Бөтендөнья студентлар спорты ярышлары ачылышы тантанасында катнаша.
“Казан” халыкара аэропортында Путинны РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. рәсми затлар каршылады.
Килүгә үк Путин Игорь Шувалов, Рөстәм Миңнеханов һ.б. озатып йөрүче затлар белән бергә “Казан” халыкара аэропортының яңа терминалын карады һәм Универсиадага әзерлек кысаларында аэропортта башкарылган модернизация эшләре белән танышты. Соңрак Илбашы “Ласточка” аэроэкспрессына утырды.
Президентның программасында Универсиада ачылышында катнашу, Россия җыелма командасы спортчылары белән очрашу урын алган, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.