Татарстанның барлык районнары югары тизлектәге мобиль интернет белән тәэмин ителәчәк

Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Р.Миңнехановның “Мегафон” җитәкчелеге белән очрашуы вакытында ТР Хөкүмәте белән компания арасында шул хактагы килешү имзаланды

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә “Мегафон” ААҖ генераль директоры Сергей Солдатенков белән очрашты. Сүз, нигездә, республикада әлеге компания челтәрен киңәйтү перспективалары хакында барды. Очрашу нәтиҗәсе буларак республика террриториясендә икътисади, фәнни-техник һәм мәгълүмат-коммуникация өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү турында килешү имзаланды.
Агымдагы елда ТР Президентының Казанда әлеге элемтә компаниясе җитәкчелеге белән бу икенче очрашуы. Гыйнвар аенда Хөкүмәт йортында узган очрашуда әлеге компания белән ΧΧVΙΙ Бөтендөнья җәйге Универсиадасын оештыру комитеты һәм “2013 нче елда Казанда узачак җәйге Универсиаданың башкарма дирекциясе” арасында ниятләр хакында килешү имзаланган иде. Әлеге документ нигезендә, “Мегафон” 2013 елгы Казан Универсиадасының генераль партнеры һәм рәсми мобиль операторы статусын алды.
Бүгенге очрашуда ТР Президенты компаниянең Казан Универсиадасына әзерлек һәм үткәрүдә республиканың старатегик партнеры булуына тагын бер кат басым ясады. Рөстәм Миңнеханов алга таба хезмәттәшлек перспективаларына тукталып, заманча инфокоммуникация технологияләре, инфраструктуралар буенча республиканың хезмәттәшлеккә әзер булуын белдерде. Бу, шул исәптән, авыл җирендә инфокоммуникация технологияләрен үстерүгә дә кагыла. Бүгенге көндә Татарстанда интернет челтәрен киңәйтү аеруча мөһим. Бездә “Электрон Хөкүмәт” программалары, электрон дәүләт хезмәтләренең актив кулланылышы, алда торган Универсиада - боларның барысы да тиз арада яңа технологияләр һәм элемтә хезмәтләрен кулланылышка кертүне таләп итә. Президент очрашуда яңа уникаль технологияләр буенча стратегик партнерлыкны булдыру зарурлыгына аерым басым ясады һәм ачык хезмәттәшлеккә әзер булуларын белдерде.
Бүген ТР Хөкүмәте белән “Мегафон” арасында имзаланган документны компания генераль директоры Сергей Солдатенков шәһәр белән авылларны якынайтуда тагын бер адым буларак бәяләде. Килешү республика районнары, кече шәһәрләрендә яшәүчеләрне югары тизлекле интернет белән тәэмин итү белән беррәттән, максатчан федераль электрон программаларны гамәлгә ашыруга ярдәм итү, электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән куллануны киңәйтү, барлык район үзәкләрендә өченче буын (3G) элемтә челтәрен төзүне хәл итәчәк. Документ нигезендә, “Мегафон” агымдагы ел ахырына кадәр барлык 43 район үзәгендә 3G челтәрен эшләтеп җибәрәчәк. Шул рәвешле 2013 елга Татарстан халкының 95 проценты югары тизлекле мобиль интернет хезмәтләре өчен кирәкле инфраструктура белән тәэмин ителәчәк. Сергей Солдатенков соңрак журналистлар белән әңгәмәдә белдергәнчә, бу ел ахырына кадәр компания Татарстанда база станцияләре санын 600 гә җиткерергә ниятли. Якын 2 ел эчендә аларның саны тагын берничә тапкырга артачак. Ә инвестицияләргә килгәндә, быел компания республикага 1 млрд. сум салырга планлаштыра.
ТР Хөкүмәте рәисе Илдар Халиков каләм ияләренә белдергәнчә, бүген кәрәзле элемтә тавышлы элемтә аша аралашуда гына кулланылып калмый. Ул интернет, электрон почта аша мәгълүмат тапшыру мөмкинлеге дә бирә. Яңа буын кәрәзле элемтәнең барлык район җирләренә килүе нәтиҗәсендә, аларда бу төр хезмәтләргә тарифлар эре шәһәрләргә караганда түбәнрәк булачак.