Татарстан һәм Удмуртия парламентлары арасында килешү имзаланды

Без үз өстебезгә бу килешү белән Татарстандагы удмурт диаспорасына һәм Удмуртиядә яшәүче татар диаспорасына кагылышлы өстәмә вазифалар алабыз, - дип белдерде ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин
(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикага визит белән килгән Удмуртия Республикасы Дәүләт Советының рәсми делегациясе белән очрашты. Очрашу вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды. Күрше төбәк парламенты белән ике арада ахыргы Килешү 1992 елда ук төзелгән булган.
Бүген имзаланган Килешү парламентара багланышлар урнаштыру һәм киңәйтү, закон чыгару өлкәсендә тәҗрибә алмашу, дуслыкның, үзара аңлашуның һәм хезмәттәшлекнең традицион мөнәсәбәтләрен алга таба ныгыту нисбәтеннән төзелгән. Ул сигез статьядан тора. Әлеге Килешү имза салынган көненнән үз көченә керә, биш ел эчендә гамәлдә була. Әгәр парламентларның берсе икенчесенә Килешүнең гамәлдә булуын туктатырга ниятләве турында тиешле вакыт чыкканчыга кадәр, ике ай кала, язма рәвештә хәбәр итмәсә, Килешү һәр биш елга озайтыла.
Татарстан һәм Удмуртия парламентлары арасында төзелгән Килешүнең бишенче маддәсе гражданнарның иҗтимагый берләшмәләре арасында мәдәни багланышларны һәм бәйләнешләрне киңәйтүгә ярдәм итү турында. Анда “Милли-мәдәни автономияләр турында” Федераль закон һәм “Россия Федерациясе халыклары телләре турында” РФ законы нигезендә, парламентлар гражданнарның тел, белем алу һәм милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә, ТР территориясендә удмуртларның милли-мәдәни автономиясе һәм УР территориясендә татарларның милли-мәдәни автономиясе чараларын оештыруга ярдәм итү турында сүз алып барыла.
Бүген Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашуда Килешү имзалауның әһәмиятле булуын ассызыклап үтте. “Федераль округта хәзерге вакытта заманча бурычларны чишү закон чыгаручыларның аңлашып эшләвен таләп итә. Икенчедән, без үз өстебезгә бу килешү белән Татарстандагы удмурт диаспорасына һәм Удмуртиядә яшәүче татар диаспорасына кагылышлы өстәмә вазифалар алабыз. Аларга методик һәм башка төрле ярдәм күрсәтүне күз алдында тотабыз, ”, - диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда удмуртлар тупланып яшәгән урыннарда 24 милли удмурт мәктәпләре эшләвен билгеләп үтте. “Без Татарстанда кешеләрнең нинди милләттән булуына карамыйбыз. Әгәр ихтыяҗ бар икән, без бу мәктәпне төзибез яки төзекләндерәбез. Һәм гасырлар буенча Татарстанда яшәгән бу халыкка, телләрен, мәдәниятләрен үстерү һәм гореф-гадәтләрен саклау өчен, бюджеттан ярдәм күрсәтәбез. Хәзер инде без законнар кабул иткәндә, игътибарны имзаланган килешүгә юнәлтәчәкбез. Чөнки без бер-беребезгә ярдәм итешү вазифасын алдык”, - диде ТР Дәүләт Советы рәисе. Һәм Удмуртия парламентарийларыннан шул гамәлләрне көтүен белдерде.
“Көн үзәгендәге мәсьәлә бу. Тормыш бер урында тормый. Бәлки без берникадәр вакыттан соң башка төрле эш алымнарын кулланырбыз. Ә бүген килешүләр кирәк”, - диде ул.
Ф. Мөхәммәтшин күрше төбәк парламенты белән хезмәттәшлек нисбәтеннән: “Хәзер кискен темплар белән үсә торган икътисади шартларда Россия Федерациясе субъектларында тормышның күп якларын законнар белән тәэмин итү сорала. Яңадан-яңа мәсьәләләр килеп чыга. Алар торак-коммуналь хуҗалык реформасы, авыл хуҗалыгы, өстенлекле проектларны тормышка ашыруны законнар белән тәэмин итү белән бәйле. Болар барысы да депутатларның игътибар үзәгендә”, - дип белдерде.