М.Шәймиевне Казанның 2013 елгы Универсиаданы кабул итү хокукын алуы белән котлыйлар

Котлау сүзләрен рәсми затлар гына түгел, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының күп санлы кешеләре юллый.
(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев адресына 2013 елгы Универсиаданы кабул итү хокукы өчен көрәштә Казанның җиңүе белән котлаган телеграммалар килүен дәвам итә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы Президенты исеменә РФ Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Светлана Журовадан котлау телеграммасы килде: “Бу җиңү дөнья җәмәгатьчелегенең безгә ышанычын һәм ил төбәкләренең үзләрендә югары дәрәҗәдәге ярышларны кабул итәргә әзерлеген янә бер мәртәбә раслады. Моннан тыш, Универсиадага әзерлек һәм анда катнашу яшьләр һәм студентлар спортын алга таба үстерүгә җитди этәргеч булачак”.
Минтимер Шәймиевкә котлау сүзләрен Россия Федерациясенең гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу да җибәргән. “Сез бу җиңүгә бер ел гына килмәдегез. Сезнең игътибарыгыз ярдәмендә республикада спортның уен төрләре үсеш ала, күпләгән заманча спорт корылмалары төзелгән, Олимпиада хәрәкәте үсә”, - диелә телеграммада.
РФ транспорт министры Игорь Левитин билгеләп үткәнчә: “Сез күптәннән эре халыкара спорт вакыйгасы хуҗалары булырга лаек”.
Федераль физкультура һәм спорт агентлыгы җитәкчесе Вячеслав Фетисов: “Татарстан Республикасы һәм бөтен Россия өчен зур җиңү бу. Ул республика җитәкчелегенең физкультура һәм спортны үстерү, Татарстан халкын физкультура һәм спортка җәлеп итү буенча зур эш башкаруын аңлата”, - диде.
Башкортстан Республикасы Президенты Мортаза Рәхимов “республика бу мөһим спорт форумына лаеклы әзерләнер һәм Бөтендөнья студентлар уеннары иң югары дәрәҗәдә узар. Бөтен дөньядан килгән атлетлар Казанда югары осталыкларын һәм җиңүгә омтылышларын күрсәтер, дөнья спорты елъязмасына яңа сәхифәләр язар”, дигән ышанычын белдерә.
Мәскәү өлкәсе губернаторы, Советлар Союзы Герое Борис Громов: “Бу Россиянең социаль-икътисади казанышларын һәм Татарстан Республикасының профессиональ һәм массакүләм спортка керткән зур өлешен тану”, - дигән.
Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев: “Бу – бөтен россиялеләрнең, үз казанышлары белән олимпия хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткән атаклы спортчыларыбызның гадел, күркәм җиңүе, һәм, әлбәттә, бүген безнең илдә югары казанышлар һәм массакүләм спортны үстерү буенча алып барылган максатчан эш нәтиҗәсе. Без Сезнең бу җиңүгә, Татарстан Республикасында, Россиядә спортны үстерүгә керткән өлешегезнең мөһимлеген аңлыйбыз”, - дип белдерә.
Казандагы Иран Ислам Республикасы генераль консулы Реза Багбан Кондори: “Бу Олимпиаданы үткәрү буенча ТР җитәкчелеге тырышлыгы ярдәмендә Казан тагын да гүзәлрәк кала булачак һәм бөтен дөньяга тагын да ныграк танылачак”, - дигән.
Котлау сүзләрен рәсми затлар гына түгел, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының күп санлы кешеләре юллый.